29 апрельдә Казанга «Җиңү поезды» килә

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Горький тимер юлында яңадан «Җиңү поезды» оешты.

Состав башында берьюлы ике легендар Л серияле паровоз булачак, алар сугыш чоры бронепоездын гәүдәләндерәчәк. Составка шулай ук хәрби техниканың күргәзмә үрнәкләре белән алты платформа, кыр кухнясы, сугыш елларының көнкүреш һәм интерьер предметлары белән ике вагон керәчәк.

Поезд Түбән Новгородтан 2026 елның 24 апрелендә китәчәк һәм бөтен Горький тимер юлы буйлап сәяхәт кылачак. Казанга поезд 29 апрельдә 18:45 сәгатьтә киләчәк. Шулай ук состав 30 апрельдә Арча, Нократ Аланы һәм Агерҗе-1 станцияләрендә тукталышлар ясаячак. Мемориаль состав маршрутында барлыгы 30га якын станция исәпләнә, аларда тантаналы чаралар һәм бәйрәм концертлары узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International