Транспорт министры Андрей Никитин "Автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләрен раслау турында" боерыкка кул куйды. 2026 елның 1 сентябрендә үз көченә керә торган документ пассажир транспортының уңайлырак һәм технологик эшләвенә нигез сала.
Яңа кагыйдәләр ташучының МАХ техник мөмкинлекләре аша җәмәгать транспортында йөрү өчен түләгәндә социаль ташламаларны раслау мөмкинлеген беркетә. Бу билет сатып алу процессын гадиләштерәчәк һәм аны рәсмиләштерү вакытын кыскартачак.
Моннан тыш, пассажир ташучыларга мондый мөмкинлек булганда хезмәтләр өчен түләүнең электрон сервисларын кулланып билетлар сату хокукы беркетелгән. Шулай итеп, ташучылар пассажирларга "Биометрик персональ мәгълүматларны кулланып физик затларны идентификацияләүнең һәм аутентификацияләүнең бердәм системасы" аша юилет сатып алу мөмкинлеген бирә алачак. Мондый хокук компанияләргә ташу процессына биометрия системасын кертү турында карарны мөстәкыйль кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.