Татарстан Республикасында Казан шәһәренең сәнәгать һәм торак зоналары ягыннан М-12 «Восток» автомобиль юлына өстәмә транспорт агымын тәэмин итү һәм гамәлдәге юллар челтәрен бушату максатларында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казаннан өстәмә чыгу юлын – Казан – Оренбург (Лаеш төене) автомобиль юлы дублерын төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла.
Объект 8 этапка бүленгән. Шуларның 6сына (1, 2, 4, 5, 6, 7 этаплар) федераль бюджет акчаларын җәлеп итеп, подряд оешмалары белән дәүләт контрактлары төзелде.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Казан – Оренбург – Акбүләк – Казахстан Республикасы чиге автомобиль юлында транспорт чишелешен реконструкцияләү эшләре 7 нче этапта төгәлләнә. Бу чишелеш «Көньяк парк» торак комплексына, бакчачылык ширкәтләренә уңайлы һәм куркынычсыз борылыш тәэмин итә.
Объектта җир эшләре, юл конструкциясен кору, барьер киртәсе кую, юл билгеләре ясау буенча чаралар үткәрелгән.
Юл төзүчеләргә Оренбург трактының машина йөрү өлешен ремонтлау, Танк кичүендә деформацион җөйләр урнаштыру һәм транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү, атап әйткәндә, параметраль киртә һәм видеокүзәтү системасын урнаштыру буенча чаралар башкарырга туры киләчәк.
Эшләрнең заказчысы – «Главтатдортранс» ДКУ, проект оешмасы – «Дорстрой Комплекс» ҖЧҖ, генераль подряд оешмасы - «Волга-Автодор» ҖЧҖ. Дәүләт контракты буенча эшләрне тәмамлау срогы 2026 ел ахырына планлаштырылган.