2025 елда Татарстанның түләүле юллары буйлап 7 миллионга якын автомобиль узган

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

2025 елда Татарстанның түләүле юллары буйлап 6 904 606 транспорт чарасы узган: 1 666 499 «Алексеевск - Әлмәт» автобанында һәм 5 238 107 Вознесенсие трактының икенче этабында. "Алексеевск - Әлмәт" тә уртача тәүлеклек йөреш 6 мең автомобиль тәшкил итә, Вознесенсие трактының икенче этабында — 14 мең транспорт чарасы.

"Түләүле юлларны гамәлгә кертү регионның транспорт инфраструктурасын модернизацияләү буенча аның үткәрү сәләтен арттыруга һәм гамәлдәге түләүсез магистральләргә йөкләнешне киметүгә юнәлдерелгән комплекслы стратегиянең бер өлеше булып тора. Әмма моның ирекле альтернатива булуын аңлау мөһим. Түләүле юллардан файдаланган өчен вакытында түләргә кирәк", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

Федераль түләүле автомобиль юлларындагы кебек үк, законда юл йөрү өчен биш көнлек срок билгеләнгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юллары һәм Вознесение трактының икенче этабы буенча йөрү өчен түләү кирәклеге турында хәбәрнамә транспорт чарасы милекчесенә килми, чөнки ике юл да концессионерларда («Автострада» АҖ, «Оптима технологии» ҖЧҖ) файдалануда.

Түләүле юлны кулланучы, административ җаваплылыкка тартылмас өчен, юл өчен вакытында түләнергә тиешлеген аңларга тиеш.

Концессионерлар мәгълүматы буенча, түләүне автомобиль юллары сайтында автомобильнең дәүләт номерын күрсәтеп башкарырга мөмкин (Вознесение тракты сайты: vtkazan.ru, "Алексеевск-Әлмәт": m7-5.ru). Башка кушымталарда һәм башка сайтларда түләү исәпкә алынмый.

Биш көн эчендә юл өчен түләмәгәндә транспорт чарасы хуҗасы ТР КоАПның 5.9 маддәсе буенча штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартыла (җиңел автомобильләр өчен ул 1500 сум, йөк машиналары һәм автобуслар өчен – 5000 сум).

Әгәр административ хокук бозу турындагы эш буенча карар чыгарылган булса (штраф язылган), әмма автомобиль хуҗасы карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә юлда йөрү өчен түләгән булса, ул административ җаваплылыктан азат ителә, административ хокук бозу турындагы эш буенча эш туктатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International