«Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелде

2026 елның 10 апреле, җомга

Бүген, 10 апрельдә, 08:00 сәгатьтән «Алексеевск - Әлмәт» автомобиль юлында «Шәле (М-7) — Баулы (м-5)» түләүле автомобиль юлы составында барлык төр транспорт чаралары өчен 114 километрдан 143 километрга кадәр вакытлыча чикләү кертелде.

Чикләү уңайсыз һава шартлары: көчле кар, көчле ян җиле, буран һәм күрү мөмкинлеге чикләнү белән бәйле. Ул уңайлы һава шартлары башланганчы гамәлдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International