Фәрит Хәнифов «РАДОР» ассоциациясенең 22 нче еллык конференциясендә катнашты

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Түбән Новгородта «РАДОР» ассоциациясенең «Заманча технологияләр - Россия юлларына: автомобиль юлларын ремонтлау һәм карап тоту» дигән 22 нче еллык конференциясе уза.

Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов конференциядә катнашты һәм «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру һәм автомобиль юллары челтәрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә чыгыш ясады. Киңәшмә Идел буе федераль округының автомобиль юллары белән идарә итү территориаль органнары җитәкчеләре белән узды.

Фәрит Хәнифов үз чыгышында автомобиль юлларын үстерү һәм саклап калу кирәклеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International