Җәйге чорда Горький тимер юлында сорау арту чорына Казан – Адлер һәм 509/510 номерлы ерак араларга йөрүче өстәмә поездлар билгеләнгән.
Әйтик, 491/492 номерлы поезд бер көннән йөриячәк. Состав Татарстан башкаласыннан 2 июньнән 07:20 сәгатьтә китәчәк. Кире юнәлештә поезд Адлердан 4 июньнән 10:41 сәгатьтә китәчәк.
509/510 номерлы поезд шулай ук бер көннән йөриячәк. Состав Казаннан 6 июньнән 22:48 сәгатьтә китәчәк. Кире юнәлештә поезд Новороссийсктан 9 июньнән 00:25 сәгатьтә китәчәк.
Юлда шул исәптән Ульяновск, Саратов, Волгоградта тукталышлар каралган.