ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көнен үткәрүнең нәтиҗәләре чыгарылды

2013 елның 13 декабре, җомга
      ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көнен үткәрүнең нәтиҗәләре чыгарылды.
      12 декабрьдә министрлыкның кайнар линиясе аша 100 артык кеше шалтыратты. 5 кеше министрлык җитәкчеләре белән очрашты, 1 мөрәҗәгать хат рәвешендә кабул ителде.  
      Күп кенә шикаять транспортта хезмәт күрсәтүгә кагылган иде. Мәсәлән, Казанда яшәүче хатын-кыз сүзләренчә, күпләрне 43 нче маршрут буенча йөрүче автобусның эшләве канәгатьләндерми. Хәрәкәттәге состав иске, автобуслар 20.00 сәгатькә кадәр генә йөриләр. Моннан тыш, йөртүчеләр юл хәрәкәте таләпләрен үтәмиләр һәм 25 нче маршруттагы “көндәшләр” белән ярышлар оештыралар.
      Ә хезмәт ветераны, пенсионер 31 ноябрьдә 31 нче маршрут буенча йөрүче автобуста йөртүче һәм кондуктор аңа карата тупаслык күрсәткәннәрен әйтте. Әгәр багаж өчен түләмәсә, зур булмаган сумкасын салоннан чыгарып ташлау белән янаганнар. Картны автобус пассажирлары яклап чыккан.
      Борисково бистәсе ягына хәрәкәт оештыру буенча да дәгъвалар булды. Очрашуга килгән хатын-кыз әйтүенчә, 25 нче автобус маршруты якшәмбе көннәрендә йөрми. Икенче ел инде 3 нче трамвай да йөрүдән туктаган. Һәм бистәдән шәһәрнең Мәскәү районына күчеп утырмыйча барып булмый.  
      Очрашуга Питрәч районының Шихазда авылында яшәүче хатын-кыз да килде. Ул 1 нче КПАТПнең Питрәч-Казан маршруты буенча йөрүче автобусының графигы бозылуына зарланды. Планлаштырылган ике рейс урынына, иртәнгесе генә башкарыла, ә 17.10 сәгатьтәге  кичке рейс үтәлми.
      Юлларны карап тоту мәсьәләсе буенча да шикаятьләр булды. Аерым алганда, Әмәт бистәсендә яшәүче ир кеше, инде 10 ел үзәк Моторная урамын төзекләндерү артыннан йөрүен сөйләде. Юл озынлыгы 1 чакрымнан бераз гына артык, анда бер тигез урын да юк. Язын һәм җәен зур күлләвекләр аркасында йөрерлек түгел, тротуарлар турында сүз дә бармый. Шәһәр башкарма комитетының чокырларны ямарга да акчасы юк. Кыш көне юл кардан чистартылмый, ком сибелми – болар барысы да бу урамда яшәүче халык иңенә төшә.
      Шулай ук очрашуда Техническая урамының тимер юл күпере участогындагы Железнодорожная тукталышы буенда юлның начар булуын билгеләп үттеләр.
Гражданнарның барлык гаризалары күрсәтелгән кимчелекләрне бетерү өчен тиешле структураларга җибәрелде.
      Исегезгә төшерәбез, кызыксындырган сорауларны министр урынбасарлары Егоров Андрей Вячеславович һәм Кузьмин Юрий Викторовичка,  транспорт һәм логистика идарәсе башлыгы Сидоров Алексей Васильевичка, автомобиль юллары бүлеге башлыгы Казеннов Олег Александровичка бирергә була иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International