13 нче декабрьгә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2013 елның 13 декабре, җомга
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 15 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ боерыгы буенча кар яву сәбәпле шәһәрара йөрүче автобусларга 12 декабрьнең 20.00 сәгатеннән 13 декабрьнең 04.00 сәгатенә кадәр шәһәрдән чыгу тыелды.   
      Федераль юлларда 109 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 136.
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча һава торышы: республикада кар, төнлә урыны белән көчле җил, буран, җил көньяк-көнбатыштан 10-12 м/сек. Температура көндез һәм төнлә -3 -6 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International