Фәрит Хәнифов торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше Комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында катнашты

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше Комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды, анда депутатларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тәкъдим ителде. Комитет әгъзалары документны төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм юл эшчәнлеге мәсьәләләре буенча җентекләп карадылар. Утырышны комитет рәисе Андрей Егоров үткәрде. Анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Министр республиканың юл - транспорт комплексының 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International