Казан - Петрозаводск маршруты буенча рейслар яңартыла

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан - Петрозаводск маршруты буенча даими авиаэлемтәне яңарта. Рейсларны башкару 2026 елның 6 маена планлаштырылган. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак — чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 50 пассажирга кадәр сыйдырышлы Bombardier CRJ-200 самолетында.

Юлдагы вакыт якынча 1,5 сәгать тәшкил итәчәк. Тулырак мәгълүмат - авиакомпаниянең рәсми сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International