2013 елның 11 ае эчендә үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
2013 елның гыйнвар-ноябрь айларында ГТЮ Казан төбәгендә терминал аша 212 меңнән артык пассажир, аларның 135 меңнән артыгы – Казанда,  ерак араларга баручы поездларга билетлар  рәсмиләштергән.
Үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша ерак араларга баручы поездларга билетлар рәсмиләштерү үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5 тапкырга артты. Барлыгы Казан төбәгенең Казан, Чебоксар, Йошкар-Ола, Канаш, Яшел Үзән тимер юл вокзалларында 12 үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы урнаштырылган. Алар пассажирларга ерак араларга баручы поездларга билетны мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерергә, банк картасы белән түләргә, һәм шулай ук элегрәк Интернет челтәре аша сатып алынган билетны чыгартуга мөмкинлек бирәләр.
Терминал ярдәме белән билет алу өчен пассажирга фамилиясен, исемен, әтисенең исемен һәм паспорт мәгълүматларын кертергә кирәк булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International