Республика муниципалитетлары арасында йөрүче 25 маршрут буенча пассажирлар ташуга чираттагы конкурс игълан ителде

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
     Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.
Конкурста муниципалитетлар арасында йөрүче түбәндәге маршрутларга 25 лот уйнатылачак:
«Яр Чаллы-Балтач» №629; «Казан-Сүки» №529; «Ямашурма-Казан» №120; «Казан-Ключи-Сап» №515; «Түбән Кама-Әгерҗе-Түбән Кама» №673; «Әгерҗе-Яр Чаллы-Әгерҗе» №628; «Яр Чаллы-Әгерҗе-Яр Чаллы» №627; «Азнакай-Лениногорск-Азнакай» №683; «Алабуга-Казан-Алабуга» №591; «Казан-Лаеш» №501; «Казан-Питрәч» №109; «Чирмешән-Яр Чаллы-Чирмешән» №712; «Яр Чаллы-Чирмешән-Яр Чаллы» №635; «Казан-с/х Матюшинский» №104; «Азнакай-Казан-Азнакай Чистай аша» №689; «Азнакай-Яр Чаллы-Азнакай» № 686; «Яр Чаллы-Азнакай-Яр Чаллы» № 631; «Актүбә-Бөгелмә» № 677; «Бөгелмә-Актүбә» № 676; «Әлмәт-Түбән Кама-Әлмәт» № 695; «Түбән Кама-Әлмәт-Түбән Кама» № 666; «Бишнә-Казан» № 557; «Яр Чаллы-Болгар-Яр Чаллы» № 630; «Бөгелмә-Яр Чаллы» № 680; «Яр Чаллы-Бөгелмә-Яр Чаллы» № 634.
       Гаризалар Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 206 нчы кабинетында дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.30-17.30 сәгатьтә, җомга көнне 8.30-16.15 сәгатьтә кабул ителә, 12.00-12.45 сәгатьтә төшке тәнәфес вакыты. Гаризалар 2014 нче елның 10 гыйнварында сәгать 12.00 кадәр кабул ителәчәк. Шул ук вакытта заявкалар белән конвертлар да ачылачак.
       Конкурста җиңүчеләр белән биш елга дәүләт килешүе төзеләчәк.  

       Конкурсны үткәрү буенча барлык материалларны министрлыкның рәсми сайтында www.mindortrans.tatar.ru “Муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурс” бүлегендә табарга була. Өстәмә мәгълүматны пассажирлар ташу бүлегендә 291-91-16, 291-91-14, 291-91-13 телефоннары аша белергә була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International