12 нче декабрьгә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
 
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Федераль юлларда 109 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 176.
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча һава торышы: республикада урыны белән кар, буран, җил көньяк-көнбатыштан 7-10 м/сек. Температура көндез -7 -9 гр., төнлә -5 -7 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International