Министрлыкта транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау өлкәсендәге эшне иң яхшы оештыруга смотр-конкурска йомгак ясалды

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы республиканың транспорт комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау буенча смотр-конкурска йомгак ясады. Күркәм традициягә әверелгән бу чара предприятиеләрне хезмәт куркынычсызлыгы системасын камилләштерүгә этәреп кенә калмый, ә җитештерү өлкәсендә имгәнүләр һәм һөнәри авыруларны кисәтүдә мөһим профилактик роль уйный. Конкурс эш бирүчеләрнең үз хезмәткәрләре өчен уңайлы һәм имин хезмәт шартлары тудыруга мотивациясен сизелерлек арттыра.

Исмелек белән ссылка аша танышып була. 

Смотр-конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны транспорт Министрлыгы дипломнары белән бүләкләү тантанасы якын арада булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International