«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2026 елгы конкурсны башлап җибәрү турында карар кабул итте.

Конкурс алты номинация буенча үткәрелә: «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге эшләнмәләр», «Халык өчен хезмәтләр», «Җитештерү-техник билгеләнештәге хезмәтләр», «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».

Җиңүчеләргә «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасын Бөтенроссия конкурсының федераль этабына чыгару хокукы бирелә.

Конкурста катнашу өчен 2026 елның 17 апреленә кадәр «Татарстан ЦСМ» ФБУГА электрон почта best@tatcsm.ru аша гариза җибәрергә кирәк, элемтә өчен телефоннар: (843) 233-18-13, 233-18-57.

Конкурста катнашу шартлары һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан ЦСМ ФБУ сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International