Татарстанда илкүләм проект буенча РФ терәк челтәре составына керүче төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының 16 участогында эшләр башкарылачак

2026 елның 13 марты, җомга

Татарстан Республикасында Россия Федерациясенең терәк челтәренә керә торган региональ әһәмияттәге автомобиль юлларын үстерү һәм норматив хәлдә тоту буенча системалы эш дәвам итә. Республика территориясендә бу юлларның гомуми озынлыгы 1447,5 км тәшкил итә.

Әлеге маршрутлар транспорт белән барып җитү мөмкинлеген тәэмин итүдә төп роль уйный: алар республиканың шәһәрләрен һәм административ үзәкләрен тоташтыра, Татарстан башкаласына, шулай ук аэропортлар, тимер юл станцияләре һәм эчке су юлларындагы портлар кебек мөһим транспорт төеннәренә килүне тәэмин итә.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2026 елда Россия Федерациясе терәк челтәре составына керүче, гомуми озынлыгы 30 км дан артык булган региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының 16 участогында эшләр планлаштырылган. Алар арасында:

- Тукай муниципаль районында "Чаллы – Зәй – Әлмәт" автомобиль юлын (0+000 – 5+208 км) ремонтлау.

– Аксубай муниципаль районында Чистай – Аксубай - Нурлат автомобиль юлын ремонтлау.

- Актаныш муниципаль районында Актаныш - Мөслим автомобиль юлын ремонтлау.

- Әлки муниципаль районында Алексеевск - Югары Колок автомобиль юлын ремонтлау.

- Спас муниципаль районында Базарлы Матак - Болгар автомобиль юлын ремонтлау.

Әлеге эшләрнең максаты - РФ терәк челтәренә керә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын 85% дәрәҗәсендә тоту. Бу республиканың иң мөһим транспорт артерияләре буенча ышанычлы һәм имин хәрәкәт итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге чаралар Татарстан халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм төбәк икътисадын үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International