Министрлыкта төбәк юлларының сакланышын тәэмин итү буенча киңәшмә узды

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Татарстан Республикасында төбәк юлларының сакланышын тәэмин итү буенча чираттагы киңәшмә узды. Аны ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Ространснадзор, «Главтатдортранс» ДКУ, Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе, «БДД» ДБУ, «КАМАЗ» ГАҖ вәкилләре катнашты. Видеоконференцэлемтә аша транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең дәүләт автомобиль һәм юл күзәтчелеге идарәсе башлыгы Ярослав Асташов, «Атом дата интеграция» һәм Идел буе федераль округы субъектлары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар чынбарлыктагы массасы юл билгеләрендә күрсәтелгәннән артып киткән транспорт чаралары хәрәкәтенә автоматлаштырылган контроль кертү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. Төбәк юлларының сакланышын тәэмин итү өчен юлларга юл билгеләре (3.4, 3.11, 6.22), транспорт йөрүен күзәтү өчен фото - һәм видеотеркәү камералары куярга һәм алынган мәгълүмат нигезендә хокук бозуларны ачыкларга кирәк булуын әйтеп уздылар.

"2026 елның 1 гыйнварына республикада төбәк юлларының 52,23% норматив хәлдә. «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2030 елга төбәк юлларының 60% норматив хәлгә җиткерергә кирәк. Алдагы 5 елда төбәк юлларының нормативлык күрсәткечен 7,77% ка арттырырга кирәк", - дип ассызыклады министр. Шул ук вакытта соңгы елларда юлларда йөк ташу кискен арткан, бу аларның торышына яхшы тәэсир итми.

Ярослав Асташов хәбәр иткәнчә, Ространснадзор тарафыннан транспорт чараларының гомуми масса буенча юл билгеләре астына йөрүен контрольдә тоту механизмы эшләнгән һәм Иркутск өлкәсендә сынап каралган. "Татарстан Республикасында мондый сынау проектын уздыруны карарга әзер", - диде Асташов.

Катнашучы субъектлар сынау проектларын үз территорияләрендә дә уздыруга ризалыкларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International