М-7 «Идел» – Иске Айман – Октябрь автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

2026 елның 25 мартыннан Татарстан Республикасының Мөслим районында «Идел»-Иске Айман – Октябрь М–7 автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

Чикләү «Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2007 елның 08.11. № 257-ФЗ Федераль законның 30 статьясы нигезендә әлеге автомобиль юлын реконструкцияләүгә бәйле.

Хәрәкәтнең ябылуы 2026 елның 25 июненә кадәр гамәлдә булачак.

Урап чыгу өчен Татарстан Республикасы Актаныш – Мөслим, Мөслим – Иске Сәет, Иске Сәет – Сикия, М-7 «Идел» – Олиман һәм М-7 «Идел» федераль автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Машина йөртүчеләрдән маршрутны алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International