13 мартта «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узачак. Кунакларны һәм волонтерларны илтеп җиткерү өчен Казан-Аэропорт-Казан өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнә:
- 7602 нче Казан - Аэропорт поезды Казан станциясеннән 15.50 сәгатьтә китә, Аэропорт станциясенә 16.10 сәгатьтә килә;
- 7603 нче Аэропорт - Казан поезды Аэропорт станциясеннән 19.40 сәгатьтә китә, Казан станциясенә 20.09 сәгатьтә килә.
Поездлар арадаш тукталышларсыз йөриячәк.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефоны аша алырга мөмкин.