Татарстанда тимер юлда йөкләү күләме гыйнвар-февральдә 9% ка диярлек арткан

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

2026 елның гыйнвар-февралендә Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә 2,7 млн тоннадан артык йөк төялгән. Бу 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,8% ка күбрәк.

Ике ай эчендә төбәкнең тимер юл станцияләрендә, шул исәптән төялгән:

- нефть һәм нефть продуктлары – 2 млн тонна (2025 елга карата+13,2%);

- химикатлар һәм содалар – 269 мең тонна (+10,7%);

- химик һәм минераль ашламалар – 168 мең тонна (-8,8%);

- ашлык – 103,6 мең тонна (+31,2%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International