Фәрит Хәнифов Росавиация коллегиясендә катнашты

2026 елның 11 марты, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) коллегиясе узды. Коллегия эшендә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев, РФ транспорт министры Андрей Никитин һ.б. катнашты. Чарада Татарстан Республикасыннан ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Утырышны ачып, Виталий Савельев 2025 елда Россия авиациясе тышкы чакыруларга тотрыклылыгын саклап калды, дип билгеләп үтте. Ул авиакомпанияләргә, һава суднолары экипажларына, аэропорт хезмәткәрләренә ирешелгән нәтиҗәләр һәм килешенгән гамәлләр өчен рәхмәт белдерде.

Росавиация җитәкчесе Дмитрий Ядров 2025 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.

Чара кысаларында тармакның актуаль мәсьәләләре каралды, шул исәптән очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, пассажирлар йөртүне үстерү, һава судноларының очуга яраклылыгын саклау, халыкара хезмәттәшлек һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International