Биектау районында Кече Битаман авылына каты өслек белән капланган юл сузылды

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
     Биектау районында “Россиянең транспорт системасы үсеше (2010-2015 еллар)” федераль максатчан программа кысаларында “Кече Битаман авылына керү юлы” автомобиль юлы төзелде.
     2,844 км озанлыктагы автомобиль юлы 4,5 м киңлектәге бер хәрәкәт полосасы белән юл нормативы V техник категория буенча төзелде. Юл асфальт-бетон белән түшәлгән һәм Кече Битаман торак пунктына төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларга чыгу мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта авылда 204 кеше яши.
     Төзелешнең генераль подрядчысы “Каздорстрой” ААҖ, генераль проектчы “Татдорпроект” ААҖ булды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International