11 нчы декабрьгә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 18 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Федераль юлларда 113 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 184.
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча һава торышы: республикада аязучан  болытлы һава, урыны белән кар, җил төньяк-көнбатыштан 1-3 м/с. Температура көндез -12 -14 гр., төнлә -14 -16 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International