Сөекле ханымнар, хөрмәтле коллегалар!
Сезне язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Сез илһам, гармония, тынычлык чыганагы булып торасыз һәм тормышыбызны мәгънә белән тулыландырасыз. Сезнең белән тормышыбызны билгеләүче мәңгелек кыйммәтләр – мәхәббәт, гаилә, тугрылык үзгәрешсез кала. Сез өй җылысын саклыйсыз, шул ук вакытта һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә лаеклы уңышларга ирешәсез.
Бүген, илебез өчен катлаулы вакытта, сезнең рольнең әһәмияте күп тапкырлар арта. Без Ватаныбыз иминлеген тәэмин итүгә үз өлешен керткән хатын-кызларның фидакарьлеге алдында баш иябез. Сез тормышны саклап кына калмыйсыз, батырлыкларга да илһамландырасыз!
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, иминлек телим! Һәр яңа көн күңелле очрашулар, бәхетле вакыйгалар һәм якыннарыгыздан рәхмәт сүзләре белән тулы булсын!
Татарстан Республикасы
транспорт һәм юл хуҗалыгы министры
Ф. М. Хәнифов