Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Йылмаз Угур белән очрашты.
Яклар авиаташулар өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Төркиядән республикага туристлар җәлеп итү өчен Төркиядән Татарстанга өстәмә халыкара рейс ачу мөмкинлеге. Шулай ук авиация йөк ташуларын үстерү перспективалары мәсьәләләрен карадылар, бу китерү вакытын кыскартырга һәм логистик чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.