Татарстан транспорт комплексы оешмалары арасында хезмәтне саклау өлкәсендәге эшне иң яхшы оештыруга смотр-конкурста катнашу өчен гариза бирергә өлгерегез

2026 елның 4 марты, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, ел саен Татарстан Республикасының Транспорт комплексы оешмалары арасында 2025 ел йомгаклары буенча хезмәтне саклау өлкәсендәге эшне иң яхшы оештыруга смотр-конкурс үткәрелә.

Катнашу өчен 2026 елның 10 мартына кадәр Министрлыкка түбәндәге материалларны җибәрергә кирәк:

- смотр-конкурста катнашуга гариза;

- оешмаларда хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау торышы күрсәткечләре;

- смотр-конкурс шартларын үтәү буенча аңлатма язуы;

-кабинетлар, хезмәтне саклау почмаклары, санитария-көнкүреш һәм башка биналарның фотоматериаллары белән презентацияләү;

- видеоролик, анда производствода имгәнүләрне һәм һөнәри авыруларны кисәтү һәм профилактикалау, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклау буенча үткәрелә торган чаралар турында мәгълүмат булырга тиеш.

Материалларны әлеге почтага җибәрергә кирәк: trud.eko@mail.ru. Тулырак мәгълүматны 291-91-07 телефоны аша алырга мөмкин (Министрлыкның хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык секторы).

Конкурс шартлары турында тулырак мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International