Татарстанда Түбән Кама агломерациясенең өч объектында юлларга капиталь ремонт ясалачак

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Агымдагы елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Түбән Кама шәһәр агломерациясендә автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү эшләре дәвам итәчәк.

Шулай итеп, Түбән Кама шәһәренең Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы автомобиль юлына капиталь ремонт ясалачак. Шулай ук юл төзүчеләр Ахтуба урамындагы автомобиль юлына капиталь ремонт ясаячаклар. Моннан тыш, Чулман урамыннан Сөембикә урамыннан Чишмәле урамына кадәр юлны норматив хәлгә китерәчәкләр.

Торак пункт эчендәге юллар социаль әһәмияткә ия объектларга алып бара. Җиңүнең 30 еллыгы урамында спорт комплексы, лицей, политехника көллияте һәм башка учреждениеләр бар. Ә Ахтуба урамы — район үзәк күппрофильле хастаханәсенә, Чулман урамы балалар үсеше үзәгенә алып бара.

Агымдагы елда Түбән Кама агломерациясе буенча финанслауның гомуми суммасы 480 млн сум тәшкил итәчәк. Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Түбән Кама агломерациясендә 2,99 чакрым автомобиль юллары ремонтланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International