Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында халыкка хезмәт күрсәтүгә конкурс игълан ителде

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
     Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә халыкка тимер юл транспортында хезмәт күрсәтүгә конкурс игълан итте.
     Конкурста 114 шәһәр яны тимер юл маршруты уйнатылачак. Алар арасында түбәндәге юнәлештәге маршрутлар: Казан-Свияжск, Казан-Канаш, Казан-Албаба, Казан-Паратск, Бирюли-Свияжск, Васильево-Бирюли, Куркачи-Васильево, Свияжск-Арча, Казан-Кизнер, Шемордан-Казан, Казан-Арча, Казан-Сосновка, Вятские Поляны-Казан, Буа-Казан, Йошкар-Ола-Казан, Ижевск-Яр Чаллы, Яр Чаллы-Түбән Кама, Әгерҗе-Круглое Поле һәм башкалар.
Халыкны тимер юлларда йөртүче хәрәкәттәге составның барлык берәмлекләре гамәлдәге закон белән билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш.    
     Гаризалар Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 206 нчы кабинетында дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.30-17.30 сәгатьтә, җомга көнне 8.30-16.15 сәгатьтә кабул ителә, 12.00-12.45 сәгатьтә төшке тәнәфес вакыты. Гаризалар 2013 нче елның 27 декабренең 12.00 сәгатенә кадәр кабул ителәчәк. Шул ук вакытта заявкалар белән конвертлар да ачылачак.
     Конкурста җиңүчеләр белән 2014 елга дәүләт килешүе төзеләчәк.  
     Конкурсны үткәрү буенча барлык материалларны министрлыкның рәсми сайтында www.mindortrans.tatar.ruТатарстан Республикасы территориясендәхалыкка шәһәр яны тимер юл транспортында хезмәт күрсәтүгә конкурс”бүлегендә табарга була. Өстәмә мәгълүматны пассажирлар ташу бүлегендә 291-91-16, 291-91-14 телефоннары аша белергә була.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International