10 нчы декабрьгә Татарстан Республикасында автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Казанда җәмәгать транспорты катнашында юл-транспорт һәлакате булган. 76 нчы маршрут буенча йөрүче Нефаз автобусы (ПАТП-4) йөртүчесе Чапаев урамыннан барганда җәяүлене бәрдергән. Җәяүле тиешсез урында юл аша чыга торган булган. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.
 
     Узган тәүлектә автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады.
      Федераль юлларда 130 берәмлек юл техникасы дежур тора, төбәк юлларында – 154.
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча һава торышы: республикада болытлы һава, урыны белән кар, көньяк-көнбатыштан салмак кына җил, юлларда бозлавык. Температура көндез -4 -9 гр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International