Казан - Аэропорт - Казан шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәрә

2026 елның 20 феврале, җомга

1 марттан техник сәбәпләр аркасында Казан – Аэропорт – Казан шәһәр яны поездлары үзгәртелгән график буенча йөриячәк.

– 6710 нчы Казан-Аэропорт поезды Казан станциясеннән 18.03 сәгатьтә (7 минутка алданрак) китә, Аэропорт станциясенә 18.32 сәгатьтә килеп җитә

- 6711 номерлы Аэропорт - Казан поезды Аэропорт станциясеннән 18.41 сәгатьтә (8 минутка алданрак) китә, Казан станциясенә 19.11 сәгатьтә килә

– 6720 Казан - Аэропорт номерлы поезд Казан станциясеннән 18.40 сәгатьтә (1 минутка соңрак) китә, Аэропорт станциясенә 19.10 сәгатьтә килеп җитә

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International