12 декабрьдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәреләчәк

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
      Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча 12 декабрьдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәреләчәк.  
     Кабул итү Казан шәһ., Н.Ершов ур., 31а йорт адресы буенча 12.00-20.00 сәгатьтә барачак. Гражданнарны министрлыкның түбәндәге җитәкчеләре кабул итәчәк: министрның беренче урынбасары Хайруллин Инсаф Рәшит улы, министр урынбасарлары Егоров Андрей Вячеславович һәм Кузьмин Юрий Викторович,  транспорт һәм логистика идарәсе башлыгы Сидоров Алексей Васильевич, автомобиль юллары бүлеге башлыгы Казеннов Олег Александрович.
      Шәхси кабул итүгә алдан язылу өчен 291-91-40, 291-91-42 телефоннарына көн саен сәгать 10.00-15.00 (шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш) шалтыратырга була. Төшке тәнәфес – 12.00-12.45 сәгатьтә.  Шәхси кабул итү вакытында гражданнарның үзләре белән паспортлары булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International