5 нче декабрьдә республика юлларында ЮХИДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 56 очрагын ачыклаганнар

2013 елның 6 декабре, җомга
Татарстанда үткән тәүлектә 16 юл-транспортһәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 19 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Республика юлларында 5 декабрьдә барлыгы 30 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 56 очрагы, 31 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 493 очрак - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International