“Казан-Аэропорт” маршруты буенча халыкка тимер юл транспортында хезмәт күрсәтүгә конкурс игълан ителде

2013 елның 6 декабре, җомга
         Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендәхалыкка тимер юл транспортында хезмәт күрсәтүгә конкурс игълан итте.
         Конкурста “Казан-Аэропорт” шәһәр яны тимер юл маршрутына лот уйнатылачак. Маршрутның озынлыгы 26 км тәшкил итә. Төп таләпләр арасында түбәндәгеләр күрсәтелгән: маршрутта тәүлегенә кимендә 9 пар поезд булырга тиеш, поездда вагоннар саны кимендә – 5. Халыкны тимер юлларда йөртүче хәрәкәттәге составның барлык берәмлекләре гамәлдәге закон белән билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш.    
         Гаризалар Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 206 нчы кабинетында дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.30-17.30 сәгатьтә, җомга көнне 8.30-16.15 сәгатьтә кабул ителә, 12.00-12.45 сәгатьтә төшке тәнәфес вакыты. Гаризалар 2013 нче елның 28 декабренең 12.00 сәгатенә кадәр кабул ителәчәк. Шул ук вакытта заявкалар белән конвертлар да ачылачак.
         Конкурста җиңүчеләр белән 2014 елга дәүләт килешүе төзеләчәк.  
      Конкурсны үткәрү буенча барлык материалларны министрлыкның рәсми сайтында www.mindortrans.tatar.ruТатарстан Республикасы территориясендәхалыкка шәһәр яны тимер юл транспортында хезмәт күрсәтүгә конкурс”бүлегендә табарга була. Өстәмә мәгълүматны пассажирлар ташу бүлегендә 291-91-16, 291-91-14 телефоннары аша белергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International