Пассажирларны Санкт-Петербургка ерак арага йөрүче поездлар белән җибәрү 2025 елда Горький тимер юлында уңай динамиканы саклап калды.
Узган ел Казаннан Россиянең төньяк башкаласы юнәлешендә йөрүче составлардан 72,5 мең кеше файдаланган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13,3% ка күбрәк. Татарстан башкаласы белән Санкт-Петербург арасында 1 состав йөри.
Исегезгә төшерәбез, яңа ел бәйрәм көннәрендә вокзаллардан һәм Горький магистрале станцияләреннән еракка йөрүче һәм шәһәр яны поездлары белән 1,7 млн пассажир ташылган. Төньяк башкалага Түбән Новгородтан нибары 8,3 мең кеше киткән, Казаннан – 3,8 мең.