ГТЮ Казан төбәгендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү буенча акциянең нәтиҗәләре чыгарылды

2013 елның 6 декабре, җомга
      29 ноябрьдә Горький тимер юлы полигонында әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү буенча акция үткәрелде.
      Акция кысаларында 2 сәгатькә техника, офис һәм көнкүреш җиһазлары эше туктатылып торды. Чараның максаты – экологик хәлне яхшырту, юл хезмәткәрләре арасында экологик культураны тәрбияләү. Акциядә Горький тимер юлы полигонында урнашкан “РТЮ” ААҖ филиалларының эшчеләре катнашты.
      Акция нәтиҗәләре буенча Казан төбәгендә 2 мең киловаттка электр-энергиясен, 0,2516 тоннага ягулык-энергетика ресурсларын куллану кыскартылган, атмосферага пычратучы матдәләрнең чыгарылуы 0,01 тоннага кимегән. Шулай ук 22 мең кв.м янәшә территория җыештырылган һәм 3,5 тонна калдык-постык чыгарып ташланган.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International