Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты объектларында 2877 юл билгесе урнаштырылган

2026 елның 17 гыйнвары, шимбә

«Тормыш өчен Инфраструктура» илкүләм проектының иң мөһим бурычларыннан берсе булып юл хәрәкәте иминлеген арттыру хезмәт итә. Илкүләм проект ярдәмендә юлларда җәяүлеләр кичүләрен төзекләндерәләр, светофорлар һәм юл билгеләре урнаштыралар.

Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты объектларында юлчылар узган ел 2877 билге, 11,6 км барьер киртәсе, 3789,4 пог.м куйганнар һәм 8,847 км ясалма яктырту, 18,8 км тротуарлар корылган. Моннан тыш, 20 җәяүлеләр кичүе, 4,5 км велосипед юлы, 35 ясалма тигезсезлек, 53 тукталыш ясалды, 2470 юл сигнал баганасы куелды.

Шулай ук 2025 елда Казанда һәм Чаллыда юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы үсеш алган. 19 светофор объекты юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы белән җиһазландырылган: Казанда - 13, Яр Чаллыда - алты. 

Әйтергә кирәк, светофор системаларын модернизацияләү аварияләрне киметергә, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен уңайлылыкны арттырырга ярдәм итә. АСУДД урнаштыру светофорларның эш режимын юлларның йөкләнешенә карап автомат рәвештә җайга салырга мөмкинлек бирә. 

"Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү - республикада өстенлекле бурычларның берсе. Соңгы елларда төбәкнең юл инфраструктурасын яхшырту буенча сизелерлек чаралар уздырылды. Болар барысы да сәфәрләрнең куркынычсызлыгы һәм яшәүчеләрнең уңайлылыгы өчен эшләнгән. Бу эш агымдагы елда да дәвам итәчәк", - дип хәбәр итте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International