Фәрит Хәнифов эш визиты белән Мәскәүдә

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары Алексей Шило белән очрашуда яклар Татарстан Республикасында тимер юл һәм елга йөк ташуларының мультимодаль логистикасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сәфәр барышында Фәрит Хәнифов Федераль юл агентлыгының (Росавтодор) төбәк үсеше һәм милли проектын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Радик Фаразетдинов белән очрашты, анда Татарстанның транспорт инфраструктурасы мәсьәләләре каралды. 

Фәрит Хәнифов Мәскәүгә визитын дәвам итеп, шулай ук диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы (Росморречфлот) җитәкчесе Андрей Тарасенко һәм Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары Дмитрий Зверев белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International