Горький магистрале кышкы сезон башыннан 1,1 млн кубометрдан артык кар чыгарган

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

2025/2026 елларның кышкы сезоны башыннан Горький тимер юлы станцияләреннән һәм перегоннарыннан 1,1 млн кубометрдан артык кар чыгарылган.бу чорда 40 мең км юл чистартылган.

Шул исәптән, Яңа ел бәйрәм көннәрендә 853 мең кубометр кар чыгарылган. Бу чорда махсус техника белән 18 мең чакрымга якын тимер юл өслеге чистартылган. Иң күп кар 3-8 гыйнварда җыелган.

Горький тимер юлында кар җыю һәм чыгару өчен 105 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Шулардан 54 кар җыю машинасы, 17 пневмо чистарту машинасы һәм 5 кар чистарткыч һ.б. Моннан тыш, тимер юлчылар юлдан җыелган кар катламын бушату өчен махсус билгеләнгән 1130 зона әзерләгәннәр.

Кышкы чорда эшләгәндә пассажирлар комплексына аерым игътибар бирелә. Тимер юлчылар подряд оешмалары белән берлектә вокзал һәм станция территорияләрен көн саен кардан һәм боздан чистарталар, платформаларга ком һәм реагентлар сибәләр. Пассажирларга уңайлы шартлар булдыру өчен биналарга һәм корылмаларга комплекслы техник хезмәт күрсәтелә, җылыту системаларының эше тикшерелә.

Яктырту аппаратурасының, стрелкалы күчерүләрнең компрессор җайланмаларының һәм элемтә системаларының төзек торышына контроль көчәйтелгән. Контакт челтәренең бозлануына каршы автоматик системаның төзеклеге тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International