Хәзер төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 414 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 256 берәмлек хезмәт күрсәтелде.
Бер тәүлектә 4859 тонна ком-тоз катнашмасы, 274 тонна тоз, 8 тонна тоз эремәсе тотылды.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, елгалар аша күперләрдә һәлакәтләр юк.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава саклана. Урыны белән бераз кар, йомшак буран. Җил көньяк-көнчыгыштан, 5-10 м/с, тизлеге 14 м/с кадәр. Һава температурасы көндез -1 °C-тан -6 °C-ка кадәр. Юлларда бозлавык. Машина йөртүчеләрдән игътибарлы булуларын сорыйбыз.
Төбәк юлларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда, министрлыкның тәүлек буе эшли торган оператив хезмәтенә (843) 291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.