«Восточный» автовокзалыннан Екатеринбургка маршрут йөри башлаячак

2026 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе

10 гыйнвардан Казан - Екатеринбург маршруты буенча автобус рейсы ачыла. 

«Восточный» автовокзалыннан атна саен шимбә көннәрендә 19:00 сәгатьтә китү. «Северный» автовокзалыннан кире кайту рейсы җомга көннәрендә 22:00 сәгатьтә. 

Автобуска билетларны кассаларда, автостанция сайтында яки «Восточный» автовокзалы» ҖЧҖ мобиль кушымтасы аша сатып алырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны вокзалның белешмә бүлмәсендә (843) 233-41-17 телефоны буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International