Министрлыкның Иҗтимагый советы 2013 елда юл эшләре Программасын үтәү тәртибен карады

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды. Анда 2013 елда юл эшләре Программасын үтәү һәм Татарстан Респубдикасының Юл фондын булдыру белән бәйле 2014 елга планнар мәсьәләсе турында фикер алышынды.
      Утырышта  ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Кузьмин чыгыш ясады. Ул 2013 елда күпме автомобиль юллары, күперләр төзелүе, торак пунктларда юл-урам челтәрләренең норматив хәлгә китерелүе турында сөйләде. Шулай ук 2014 елга булган планнарга да тукталып китте. “Россиянең транспорт системасы үсеше (2010-2015 еллар)” федераль максатчан программа кысаларында республиканың 11 муниципаль районында 17 торак пунктны уртак озынлыгы 48 км булган каты өслек белән капланганкерү юллары белән тоташтыру планлаштырылуын хәбәр итте.
       Утырышны Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, “Трест “Камдорстрой” оешмасы директоры Павел Чернов алып барды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International