Фәрит Хәнифов балаларның Яңа ел теләкләрен үтәде

2025 елның 31 декабре, чәршәмбе

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов биш баланың яңа ел теләген үтәде. Теләкләр язылган открыткаларны министр ТР Дәүләт Советы бинасы холлында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан алды.

Арчада яшәүче 13 яшьлек Фатыйха кондитер цехында булырга хыяллана иде. Аның теләген тормышка ашырырга «Ихлас» фабрикасы кондитерлары ярдәм итте. Фатихага цехта эшнең ничек оештырылганын күрсәттеләр, шулай ук торт-безе әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Әлмәттә тимераякта шуарга хыялланган 9 яшьлек Зәлиягә балалар өчен күчмә боз тимераяклары бүләк итте. Аңа бүләкне министр урынбасары Рәнис Фәйзуллин тапшырды. 

Буа шәһәрендәге күп балалы гаиләдән 6 яшьлек Ярослав белән Святослав һәм 12 яшьлек Христиана бүләк-сюрпризлар язганнар. Министр урынбасары Марат Хисәметдинов малайларга «LEGO» конструкторларын, ә Христианага иҗади җыелманы тапшырды. 

Өстәвенә, барлык балаларга да татлы бүләкләр бүләк ителде.

"Яңа ел - ул гаилә бәйрәме, могҗизалар һәм тылсым вакыты. «Теләкләр чыршысы» акциясе ярдәмендә без хыялларыбызны тормышка ашырабыз. Балалар бүләкләр генә түгел, онытылмаслык якты хисләр дә ала", - дип билгеләп үтте министр Фәрит Хәнифов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International