Рәнис Фәйзуллин: «Кышкы чорда автомобиль юлларын карап тоту өчен материаллар тулы күләмдә әзерләнде»

2025 елның 29 декабре, дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында «Яңа ел каникуллары чорында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү чаралары турында» дигән темага брифинг узды. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин Татарстан юл оешмаларының кышкы шартларда эшләүгә әзерлеге турында сөйләде.

Федераль һәм региональ автомобиль юлларын, шул исәптән түләүлеләрен карап тоту эшләрен 17 подряд оешмасы башкара. 

Рәнис Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларын карап тотуга җәлеп ителгән юл техникасының автотранспорт паркы кар чистарту һәм бозлавыкка каршы материалларны бүлү эшләрен башкару өчен җайлаштырылган 1125 берәмлек махсуслаштырылган юл машинасын тәшкил итә. Ком-тоз катнашмасын һәм техник тозны бүлү өчен 345 катнаш юл машинасы кулланыла.

«Кышкы чорда автомобиль юлларын карап тоту өчен материаллар тулы күләмдә әзерләнгән: төбәк юллары өчен - 724 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал, федераль әһәмияттәге автомобиль юллары өчен – 195 мең тонна тирәсе материал, җирле автомобиль юллары өчен – 190 мең тонна тирәсе материал», - дип хәбәр итте министр урынбасары. 

Ранис Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, автомобиль юлларының эксплуатация торышын контрольдә тоту метеостанцияләр ярдәмендә алып барыла. 44 комплекс федераль әһәмияттәге автомобиль юлларында һәм 39 комплекс региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының терәк челтәрендә эшли.

"Татарстан Республикасында автомобиль юлларында кышкы чорда куркыныч метеорологик күренешләр килеп чыкканда оператив җавап бирү өчен Министрлыклар, ведомстволар һәм оешмаларның үзара хезмәттәшлек оператив планы - «Буран» планы расланды", - дип ассызыклады Рәнис Фәйзуллин. 

Исегезгә төшерәбез, Министрлыкта тәүлек буе эшли торган оператив хезмәт телефоны эшли. Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда (843) 291-91-91 номеры буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International