Кыш бабай шәхсән үзе Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортына барырга карар кылды. Оныгы Кар кызы белән салкыннар һәм суыклар Хакиме Татарстан Республикасы башкаласына махсус рейс белән килде.
Визитның максаты - пассажирларны һәм һава аланы хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлау, шулай ук терминалларда Яңа ел атмосферасын бәяләү.
Аэропорт терминалында Кыш бабайны һәм Кар кызын кабул итү бүлмәсе оештырылган. Пассажирлар, алар арасында иң мөһим персоналар – балалар, Яңа ел сораулары һәм консультацияләр белән кышкы тылсымчыларга мөрәҗәгать иткәннәр. Әлбәттә, беркем дә бүләксез калмады.