2026 елның 1 гыйнварыннан Казан – Аэропорт – Казан маршрутында пассажирларга уңайлы булсын өчен өстәмә пар поезд билгеләнә:
– 6720 нче Казан-Аэропорт поезды Казан станциясеннән 18.39 да китә. Аэропортка 19.08 сәгатьтә килә;
– Аэропорт-Казан 6727 номерлы поезд Аэропорт станциясеннән 19.19 сәгатьтә китә. Казанга 19.48 сәгатьтә килә.
Өстәмә поездлар файдалануга тапшырылу сәбәпле, 1 гыйнвардан Юдино станциясеннән Казанга кадәрге участокта 6366 нчы Албаба – Казан шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк. Казанга 18.37 сәгатьтә киләләр (2 минутка алдан).