Бүген Түбән Кама районына тантаналы рәвештә 15 автобус тапшырдылар

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Түбән Кама муниципаль районына яңа автобуслар ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты.

Тантанада җәмәгать транспортын үстерүнең Түбән Кама районының өстенлекле бурычларыннан берсе булуы билгеләп үтелде. Шәһәрнең җәмәгать транспорты паркы 15 автобус белән тулыланды. Бу метанда «LOTOS-105» урта класслы 10 автобус («Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Җәмәгать транспортын үстерү» федераль проекты) һәм НефАЗ класслы 5 Шәһәр яны автобусы («Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында).

Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Радмир Беляев, «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖнең Урта Идел филиалы директоры Булат Газизуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Яңа автобуслар шәһәр һәм шәһәр яны юнәлешләрен көчәйтәчәк. Пассажир транспортын яңарту Дәүләт транспорт лизинг компаниясе (ГТЛК) белән берлектә ташламалы программалар буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International