«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Нальчик аэропортында 300 меңлек пассажирга хезмәт күрсәтте.
Юбилей пассажиры булып Әлмәттә яшәүче Анна Шугина танылды, ул RT-535 рейсы белән Нальчик — Казан маршруты буенча очты.
Аерым вакыйга билгесе буларак пассажирга авиакомпаниянең теләсә кайсы эчке маршруты буенча ике кеше өчен бушлай очуга сертификат тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, бу рейслар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Кабарда-Балкария Республикасы Башлыгы Казбек Коков ярдәме белән барлыкка килде. 2025 елның маеннан Нальчик белән Казан арасында яңа авиаэлемтә эшли башлады.