2026 елның 1 гыйнварыннан 6385 нче Казан – Йошкар-Ола һәм 6384 нче Йошкар-Ола – Казан шәһәр яны поездлары көн саен йөриячәк. Элегрәк алар җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә йөргәннәр.
Шул рәвешле маршрутта ел әйләнәсендә көн саен ике пар поезд йөриячәк:
- Казан-Йошкар-Ола:
6385 номерлы Поезд 8:20 дә китә, 11:06 да килеп җитә.
6383 номерлы Поезд 14:30 да китә, 17:10 да килеп җитә.
- Йошкар - Ола-Казан:
6382 нче Поезд 7:39 да китә, 10:19 да килеп җитә.
6384 номерлы Поезд 17:45тә китә, 20:50дә килеп җитә.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) алырга мөмкин.