Министрлыкта юлларны кышка карап тоту буенча киңәшмә узды

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов автомобиль юлларын кышка карап тоту буенча киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов, ТР буенча Дәүләт автомобиль һәм юл күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы - идарә башлыгы Радик Рамазанов, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Гатауллин, «Главтатдортранс» ДКУ директоры урынбасары Зөлфәт Ханмурзин, шулай ук подряд оешмалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында автомобиль юлларын кышкы эксплуатация чорында норматив хәлдә тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Подряд оешмалары вәкилләре төбәк һәм федераль әһәмияттәге автомобиль юлларын кышкы карап тоту буенча эш алып барылуы турында сөйләделәр.

Билгеләп үтик, хәзер төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 1070 берәмлек, гомуми файдаланудагы федераль автомобиль юлларында 382 берәмлек махсуслаштырылган техника кулланыла. Республикада чыгарыла торган елга комы һәм Пермь крае карьерларыннан китерелә торган техник тоз файдаланыла.

Эшкәртү өчен материаллар тулы күләмдә әзерләнгән: ком-тоз катнашмасы – 520 мең тонна, техник тоз – 92,9 мең тонна, ком – 430 мең тонна, бозлавыкка каршы реагентлар – 35,5 мең тонна.

Исегезгә төшерәбез, Министрлыкта тәүлек буе эшли торган оператив хезмәт бар (тел.291-91-91), ул, шул исәптән, автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат кабул итә.

Без машина йөртүчеләрне һава шартларының катлаулануы: буран вакытында, температураның үзгәрүе, кар һәм боз төшү, бозлавык барлыкка килү аркасында уяу булырга һәм кышкы юлда тизлекне киметергә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International